Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Балык Бистәсе районының «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Дусларга елмаю бүләк ит» дигән онлайн – акциякуп балалы гаиләләр белән уздырдылар.
Максат: шатлыклы бәйрәм атмосферасы тудыру.
Бүген-җәйнең беренче көне. Бу көн Халыкара балаларны яклау көненә һәм Җирдә тынычлыкны саклауга багышланган. Бу көн сезгә багышланган, кадерле балалар.
Бүген һәр баланың хыяллары чынга ашачак, чөнки без бер-беребезгә хыялларыбызны тормышка ашыручы смайликлар бүләк итәбез!