2020 нче елның 12 нче маенда "Жәйге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре " дигән дистанцион чара үткәрде

2020 елның 29 мае, җомга

  2020 нче елның 12 нче маенда Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмэт  курсэту үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Раилә Акчурина Тукай муниципаль районында социаль хезмәт алучылар арасында "Жәйге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре " дигән дистанцион чара үткәрде.

    Безнең күбебез өчен җәй-елның иң көтеп алынган һәм яраткан чоры. Җәй-каникуллар чоры гына түгел, куркыныч чор да, чөнки җәйге каникуллар вакытында балалар урамда күп вакытларын өлкәннәр күзәтчелегендә үткәрәләр. Җәйге каникулларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, беренче чиратта - ата-аналар бурычы, шуңа күрә ата-аналарга балалар белән шәхси әңгәмәләр үткәрү, балаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату һәм искәртү бик мөһим.

Дистанцион чара ата-аналар балалар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен, велосипедларда, квадрациклларда, скутерларда, мопедларда, мотоциклларда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән иде.

Җәйге вакыт еш кына сулыкларга бару белән бәйле, анда балаларны күп кенә куркынычлар көтә, шуңа күрә балаларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.

Ата-аналарга балаларының кайда һәм кем белән булуы турында даими хәбәрдар булырга, аның булу урынын контрольдә тотарга, төнге сәгатьләрдә балаларга һәм яшүсмерләргә закон нигезендә урамда өлкәннәрне күзәтмичә генә күренергә ярамавын истә тотарга кирәк.

Өлкәннәргә балаларның ут белән саксыз эш итү аркасында янгын чыгу очракларына игътибар итәргә кирәк.

Җәйге каникуллар вакытында травма алу куркынычын киметү һәм бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, балаларга билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Чара барышында катнашучылар зур кызыксыну белэн тынладылар hэм уз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар һәм өлкәннәр фикер алышуларда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International