2020 елның 25 маенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгече Акчурина Раилә тарафыннан "Җәй-артык җәрәхәтләнү чоры"дигән темага дистанцион чара оештырылды.

2020 елның 29 мае, җомга

    2020 елның 25 маенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгече Акчурина Раилә тарафыннан социаль хезмәт алучылар арасында "Җәй-артык җәрәхәтләнү чоры"дигән темага дистанцион чара оештырылды. Тиздән җәйге каникуллар - балаларның ял вакыты, кызыклы эшләр, яңа тәэсирләр, ә сездә – аларның куркынычсызлыгы өчен кайгырту һәм тревогалар.

      Балалар ял итсен өчен ата-аналар, туганнары, дуслары белән аларның ялын оештырганда кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

     Чара балалар җәйге каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышсын өчен юнәлтелгән иде .Җәйге ял вакытында балалар һәм яшүсмерләрдә буш вакыт күләме шактый арта. Балигъ булмаганнарны караучысыз калдырганда җәрәхәтләргә, имгәнүләргә, хәтта балалар арасында тышкы сәбәпләрдән үлем-китем очраклары кискен арта.Элемтә вакытында алар юлларда тормыш иминлеге кагыйдәләрен , бәхетсезлек очракларында беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен кызыксынып кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International