28 май көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Зиннурова Ю. Р "Саф һавада сәламәтлек сәгате" дигән темага танып-белү дәресе үткәрде»
Максат: Балаларны саф һавада уеннар белән физик яктан ныгыту.
Бүген 28 май көнне тәрбияче Зиннурова Ю.белән балалар саф һавада бик кызыклы көн үткәрделәр. Алар чиратлап таганнарда атындылар, таулардан төштеләр. Балалар мәйданчыгында йөгерделәр, тәрбияче артыннан гади физик күнегүләр кабатладылар.
Барлык балалар да онытылмас тәэсирләр алдылар, алар кычкырып көлделәр һәм уйнадылар. Барысы да бик канәгать калдылар.