26 май көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Нуриева Л.Р. «табигатьтә язгы үзгәрешләр»дигән темага танып-белү дәресе үткәрде.
Максаты: тәрбияләнүчеләрне табигатьтәге язгы үзгәрешләр белән таныштыру. Әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Бүген, 26 май көнне, бу матур май көнендә, тәрбияләнүчеләр тәрбияче Нуриева белән бергә табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр. Балалар үз куллары белән агачларны йомшак яшел ылысларын, яшь яфракларны тотып карадылар, чәчәкләрнең хуш ислэрен иснәделәр, май уләннәренең файдалы яклары белән таныштылар. Көн бик күңелле һәм нәтиҗәле узды, чөнки балалар үзләре өчен бик күп яңалык ачтылар.