Тукай районынын картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ярма белән эшләү буенча шәхси шөгыль уздырылды.

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

28.05.2020 ел, пәнҗешәнбе. Ярма белән эшләү терапиясе  өлкән яшьтәге кешеләргә бик яхшы тәэсир ясый. Ниндидер авырудан соң үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан , сөйләм теленә зыян килгән, хәрәкәтләнү мөмкинлеген югалткан кешеләр өчен бу төр терапияның файдасы бик зур.Ярма - эш өчен гадәти булмаган,  экологик  яктан чиста материал. Моннан тыш, вак моториканы үстерүгә юнәлтелгән бу төр шөгыль  кан тамырларының һәм кул чугының мускулларының кан әйләнешен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Ә бу исә көндәлек яшәештә өлкән яшьтәге гражданнарыбыз  өчен аеруча актуаль. Шулай итеп, бармакларның көйле һәм оста хәрәкәте бозылган сөйләмне , хәтерне яхшыртырга ярдәм итә һәм бөтен организмга уңай йогынты ясый.

Бүген без картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән  (саф һавада 2-3 кеше җыелып) ярма чүпләү  буенча  шәхси шөгыль үткәрдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International