28 нче май 2020 ел үткәрү урыны: Баулы интернат-йорты
Изоляция чорында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен белгечләр р.З. Вагыйзова һәм Л. К. Билалова, «Кинотерапия» технологиясе кысаларында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татар киносы» дигән киновикторина үткәрделәр.
Максаты: татар киносы тарихы, Татарстан Республикасының танылган артистлары белән танышу.
Анда «Мулла», «Су Анасы», «Остазбикә», «Жиде малай» кинофильмнарыннан өзекләр күрсәтелде. Социаль хезмәт алучылар киновикторина сорауларына җавап бирделәр. Үткәрелгән чарадан уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр алынды.
Мондый чаралар татар киносы турындагы белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итә.