Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Демография» милли проектының «озак вакытлы карау системасы» н кертү кысаларында сиксән алты өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид тора.
Карау төркемен билгеләү максаты белән һәр социаль хезмәтләр алучыга типизация үткәрелде. Сиксән алты кеше арасында егермесигез өченче төркемгә, кырык биш кеше дүртенче төркемгә, үнөч кеше бишенче төркемгә билгеләнде. Бишенче һәм дүртенче төркемдә торучы өлкән яшьтәге гражданнарның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте тулысынча югалган һәм алар тулысынча чит ярдәмгә бәйле. Өченче төркемгә керүче гражданнарның сәләтләре шактый кимегән. Социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итүдә аларга социаль хезмәткәрләр булыша.