Изоляция чорында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен "Без үз республикабыз турында нәрсә беләбез"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч Кузнецова Э. Н.безнең республиканың тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсеш алуы турында сөйләде. Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, туган як табигате турында рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр.