РФ Президенты Владимир Путин Балтач районында яшәүче Булат һәм Фирая Зыятдиновларны «Ата-Ана Даны " ордены медале белән бүләкләде

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Балтач районында яшәүче Булат һәм Фирая Зыятдиновларны «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Зыятдиновлар гаиләсе Балтач районы Карадуган авылында яши. Зыятдиновлар гаилә учагы авылдашлары, күршеләре, туганнары һәм дуслары өчен үрнәк булып санала. Булат Бакый улы һәм Фирая Муллаза кызы 20 ел бергә гомер итү дәверендә биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Зыятдинов Булат Бакый улы 2003 елдан Татарстан Республикасы Балтач районының «Игенче» АХҖК рәисе итеп билгеләнә. Ул шулай ук Балтач муниципаль районының «Әтиләр берлеге» бүлекчәсе рәисе булып тора. 2019 елның февралендә Булат Баки улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.

Зыятдинова Фирая Муллаза кызы хәзерге вакытта Карадуган авылында «Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил» музее директоры булып эшли. 2013 елда «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнгән. «Ак калфак» республика иҗтимагый оешмасы активисты.

Гаилә халыкара конкурсларда актив катнаша: 2013 елда «Идел буеның уңышлы гаиләсе» фестиваль - конкурсында җиңүче булды, ә 2014 елда «Күп балалы гаилә – кешелекнең киләчәге» халыкара форумында (Мәскәү шәһәре) катнаштылар.

Зыятдиновлар гаиләсендә балаларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. Барлык гаилә әгъзалары да актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Зыятдиновлар гаиләсе катнашыннан башка бер генә спорт һәм мәдәни район һәм республика чарасы да үтми.

Ата-аналар үз балаларын тәрбияләүдә, барыннан да элек, аларга тиешле дәрәҗәдә сәламәтлек, белем, физик, рухи һәм әхлакый культура бирүне, үз балаларының шәхесен тулы һәм гармонияле үстерү дәрәҗәсен тәэмин итүне өстенлекле юнәлеш дип саныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International