Нәкъ 100 ел элек ТАССР төзелү турында Декрет чыгарылды

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

1920 елның 27 маенда, нәкъ 100 ел элек бу көнне, ТАССР оешу турында Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И. Калинин имзалаган Декрет бастырыла, Декретның беренче параграфында: «Автономияле Татар Социалистик Республикасын РСФСР бер өлеше буларак оештырырга...» - диелә.

Татарстан Социалистик Совет Республикасы Советларының беренче съездына кадәр Декретның сигезенче пункты нигезендә Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасында хакимиятнең бөтен тулылыгы 1920 елның 25 июнендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты оештырган Вакытлы Революцион комитетка тапшырыла һәм бу көн Татарстан АССР оешу датасы булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International