2020 нче елда Татарстан оешканга 100 ел тула. Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга. Мондый даталарда үткәннәрне исәпкә алып, киләчәккә планнар төзү гадәткә кергән. 100 ел дәвамында Татарстан халкы зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл үткән. Без бәхетле барыбыз да, ата-бабаларыбызның зур казанышлары рухы белән туган җиребезгә, аның халкына файдалы кеше булып яшәвебез белән. Иҗади йөзьеллык тарихи юл безнең горурлыгыбыз һәм киләчәккә ышанычыбыз!
Бу бәйрәмгә бәйле рәвештә, 2020 елның 27 маенда “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән "ТАССР оешуның 100 еллыгы" дигән темага чаралар үткәрделәр.
Татарстанда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында хөрмәткә лаек кешеләр куп. Шуларның берсе турында эйтеп утәсе килә. Туган якның усешенә зур өлеш керткән Ахметова Нахар Каюм кызы, Югары Өскебаш авылында яши, 20 майда ул узенең 99 яшен билгеләп үтте. Нагар апа 12 яшеннән фермада эшли башлый.Сугыш елындагы авыр елларны, аларның фермада ничек эшләгәннәрен еш искә төшерә. Ул сабый кыз гына булса да, куп төрле авыр эшләр башкара. Ачлык та, салкынлык та аны сындырмаган. Шулай ук, атлар белән печән, силос ташыганнар. Ике ел окоп казыган. Нахар апа исенә төшереп: "Кичләрен солдатларга җиң сызганып, оекбашлар бәйләдек. Эшләү авыр булды, күбрәк вакыт кырда, урманда — эштә булдык. Бик авыр яшәдек, әмма без соңгы көчләребезне җәлләмичә эшләдек - Ватан, Җиңү өчен шулай кирәк иде. Чөнки фронтта кыенрак иде бит. Без һәрвакыт ата-бабаларыбыз, туганнарыбыз, ирләребез турында уйладык, һәм без дә тылда Җиңүне якынайтырга булышабыз дип санадык».