Изоляция чорында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Баулы картлар һәм зәгыйфләр өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен, тәрбияче Л.К. Билалова Татарстан АССР төзелү турында лекция - әңгәмә үткәрде.
Максат: танып-белү кызыксынуын, аралашучанлыкны үстерү.
Әңгәмә республиканың барлыкка килү тарихы, аның мәйданы, халык, дәүләт символлары, милли бәйрәмнәр, танылган сәясәтчеләр, галимнәр, язучылар белән танышудан башланды. Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Соңыннан социаль хезмәт алучылар «Татарстан», «Казан» журналларын карадылар.
Мондый чаралар без яшәгән республикага карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә, хатирәләр уята, шәхесне үстерә һәм гармонияләштерә.