2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
1920 елның 27 маенда Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе имзалаган ТАССР төзелү турында Декрет чыгарыла.
Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрәләр. «Татарстан – минем Ватаным!»дигән балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балаларның эшләре социаль челтәрләрдә дә дөнья күрә.