2020 елның 21 маенда Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Улем белән кайда сатуларын хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясе кысаларында, социаль хезмәт алучылар белән онлайн режимда төркемле дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Бурычлар:
- балаларның үз сәламәтлегенә карата кыйммәтле мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итәргә;
- кешенең сәламәтлеген ныгыту өчен файдалы гадәтләрнең әһәмиятен күрсәтергә;
- балаларда сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәүгә ихтыяҗны үстерергә.
Чара барышында әйләнә-тирәдәгеләрнең наркотик матдәләр кулланудан баш тарту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән киңәшләр бирелде. Балалар бик теләп катнаштылар, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.