Җәлил картлар йортында хезмәт терапиясе дәресләре

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Җәлил картлар йортында үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр учреждение территориясендә эш дәвам итә.

Учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар түтәлләр казыдылар, агачлар агарттылар, теплицага помидор, кыяр һәм борыч үсентеләре утырттылар. Интернатта яшәүчеләр бу эштә бик теләп булышалар. Чәчәкләргә, помидорларга су сибәләр, чүп үләннәре җыялар. Шулай ук көн саен кухня өчен яшел суган җыялар. Теплицада 2020 елның беренче уңышы-редис чыккан инде.

Интернатта яшәүчеләр өчен үзләренең файдалы һәм әһәмиятлелеген тою мөһим. Өстәвенә, хезмәт терапиясе гомуми халәтне, кан әйләнешен, нерв системасы эшен яхшырта, киеренкелекне һәм авырту төшерә, социаль хезмәт алучыларның тормыш тонусын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International