Яңа туган бала өчен комплект

2020 елның 22 мае, җомга

 

Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерциячел булмаган оешмалар өчен грантлар алуга республика конкурсында җиңгән "Мин үзем эшли алам!" социаль проектын тормышка ашыру тулы куәткә бара. Проект Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Зәй шәһәре һәм район иҗтимагый оешмасы -“Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән әзерләнде.

Проект мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызларны социаль-хезмәт тернәкләндерүе аша социаль интеграцияләүгә һәм реабилитацияләүгә  юнәлдерелгән.

 “Тегү эше” кабинетында кисү һәм тегү, көнкүреш әйберләре ясау буенча дәресләр барышында  мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче проектта катнашучылар тарафыннан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә яңа туган балалар өчен бүләк җыелмалары әзерләнде.

          2020 елның 22 маенда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ведомствоара социаль патронажда торучы күп балалы ананы өченче бала тууы белән котлап, аңа яңа туган сабый өчен кием комплекты тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International