«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Бакчачы” клубы кысаларында “Бакчачылык дәресләре” дигән темага мастер-класс үткәрделәр. Балигъ булмаган балалар арасыннан социаль хезмәтләр алучылар актив катнаштылар һәм үзләренең фото-отчетларын җибәрделәр. Мастер-класс балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булды.