Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Музейлар көненә багышланган онлайн-чара узды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

18 май көнне «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге белгече Лиана Габидуллина WhatsApp мобиль кушымтасы һәм электрон почта ярдәмендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән Музейлар көненә багышланган чара үткәрде.

Чараның максаты - балигъ булмаганнарның күзаллауларын киңәйтү, дөнья музейлары белән танышу аша мәдәният һәм сәнгать тарихы белән танышу, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне аңлау аша гүзәллек хисен үстерү һәм шәхеснең гражданлык сыйфатларын формалаштыру.

12 балигъ булмаган хезмәт алучылар «Музей – тарихны саклаучылар» дигән презентация карадылар: алар музейларның барлыкка килү тарихы, дөньяда беренче музей турында белделәр һәм дөньяның иң популяр музейлары турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук Рус музеена онлайн-экскурсия ясадылар, анда «Бөек Ватан сугышы»виртуаль күргәзмәсен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International