«Сәламәтлек көне»

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

«Сәламәтлек көне» спорт бәйрәмен өлкәннәр һәм балалар да ярата, йөгерергә, сикерергә һәм күңел. «Балачак унъеллыгы» чаралары кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сәламәтлек - ул бик шәп» девизы астында  балалар сәламәтлеге көне оештырылды. Балалар өчен эстафеталар үздырылды. Бу ярышта һәр катнашучы үз көчен, җитезлеген, тизлеген, төгәллеген һәм зирәклеген күрсәтә алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Безнең приют – ул бер зур тату гаилә, ә гаиләдә җиңелүчеләр булмый. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International