"Балачакның күңелле уеннары" - ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Балаларның төп эшчәнлеге булып уен тора. Нәкъ менә уенда балалар үз проблемалары турында оныта. 18 нче май көнне "Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. "Балачакның күңелле уеннары" дип исемләнгән чара үткәрде. Уенда 6 бала катнашты.

Уенның максаты:

-балаларны безнең балачакның күңелле уеннары белән таныштыру;

-балаларда шатлыклы хисләр уяту.

Бүгенге көндә балаларга безнең балачак уеннарына кызыксыну уятасы килде. Ул уеннар арасында : "Мин беләм биш исем", "Кереш белән сикерү", "Сызыклы" кебек уеннар бар. Бүген без берничәсен балаларга да өйрәттек. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар. Шул чиратта без дә үзебезнең балачакка кайткандай булдык. Чара бик кызыклы үтте, балаларга да уңай тәэсир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International