Рәхмәт сиңа, Вера! ЧИРМЕШӘН

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Мин, Шәйдуллин Һади Фатыйх улы Чирмешәндә яшим. Пенсионер, хезмәт ветераны, миңа хуҗалык эшләрен башкарырга социаль хезмәткәр Тарасова Вера Викторовна ярдәм итә. Ул инде бер ел миңа өй эшләрендә булыша. Сәламәтлегем, хәлем белән кызыксынам. Ул бик яхшы әңгәмәдәш тә, миңа, ялгыз кешегә монысы да бик мөһим. Аның килүен түземсезлек белән көтәм.

“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесендә менә шундый игелекле кешеләр эшли. Барысы өчен дә зур рәхмәт аларга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International