Изоляция башланганнан бирле Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике нянечка эшли, хәзер санитаркалар шулай атала. Алар - Иванычева Марина һәм Никитина Ольга. Алар өстендә идән юу, җыештыру һәм урын өстендә ятучы авыруларны карау буенча бөтен эш ята. Көн саен өч катлы бинаның барлык бүлмәләрендә идәннәр юарга, мөстәкыйль рәвештә үз үзен карый алмаучыларга гигиена хезмәте күрсәтергә, ашатырга, аз хәрәкәтләнүче кешеләрне саф һавада йөрергә чыгарырга, барлык өслекләрне дизенфекцияләргә кирәк. Бу бик авыр хезмәт. Алар үз вазыйфаларын бик яхшы башкара. Моннан тыш, территорияне җыештыруда катнашалар, үз чәчәк түтәлләрендә эшлиләр. "Старость в радость" Хәйрия фонды оештыра торган онлайн – укуларда да укыйлар. Рәхмәт сезгә! Без сезнең белән горурланабыз, кадерле хезмәткәрләр!