2020 нче елның 15 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Римма Шакирова Гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар белән дистанцион чара оештырды.
Чара социаль хезмәт алучылар гаиләнең тормышыбызда мөһим роль уйнавы турында уйланып, якын кешеләренә игътибарларын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Дистанцион чарада 4 социаль хезмәт алучы катнашты.
Чара барышында катнашучылар зур кызыксыну белән бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Алар арасында гаилә кыйммәтләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында кызыклы диалог булды. Балалар һәм өлкәннәр «Таны» бәйгеләрендә һәм уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, бергәләп табышмаклар чиштеләр.