Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе " технологиясе кертелде. Дәресләр лекцияләр, әңгәмәләр, викториналар һәм видеороликлар карау рәвешендә үткәрелә.
Кичә социаль хезмәтләр алучылар белән яшенле һәм көчле җил вакытында үзеңне ничек тотарга дигән әңгәмә үткәрелде. Якынлашып килүче яшеннең билгеләре, урамда, урманда, ачык җирлектә калганда нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый дигән сорауларга җавап эзләдек.
Шулай ук яшәүчеләр игътибарына яшен турында документаль фильм тәкъдим ителде. Үз эченә әңгәмәләр, викториналар алган мондый чаралар киләчәктә дә оештырылачак.