24 нче апрель көне Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияче Сафина Рәмзия, балалар арасында, «Тукта, короновирус!» дип исемләнгән рәсем ясаучылар конкурсы уздырды.
Бу коточкыч вирус безнең тормышыбызга үтеп кереп, безнең яшәешебезне, көнкүрешебезне тамырдан үзгәртте. Ләкин иң авыр вакытларда безгә иҗат ярдәмгә килә. Балалар өйдә утырганда күңелсезләнмәсеннәр, вакытларын файдалы һәм кызыклырак итеп үткәрсеннәр өчен, шулай ук аларга бу вирус турында мәгълүмәт бирү максатыннан чыгып үткәрелгән чарада 11 бала катнашты.
Балалар, тәрбиячеләренең аңлатуыннан чыгып, үзләренең рәсемнәрендә бу вирустан саклану, аны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеген, үзләренең бу вируска мөнәсәбәтләрен тасвирладылар.
Без балалар күзлегеннән карап, вирусны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеген күрдек. Мондый белемнәр булганда, безгә бернинди вирус та куркыныч түгел, дигән нәтиҗәгә килдек. Бары шуны әйтәсе килә:
Өйдә утырыгыз! Сәламәт булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!