Фаберлик”тан ветеранга бүләк"

2020 елның 9 мае, шимбә

Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе ветераннарга карата ихтирам хисләре, шул ук вакытта яшь буында патриотик хисләр уята. Халыкара АҖЧ "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре дә ветераннарыбызны бәйрәм белән котларга теләк белдерделәр. Зәйдә урнашкан "Фаберлик" компаниясе директоры Гильманова Оксана "Ветеранга  бүләк" акциясен оештырды.

Җиңү көне алдыннан "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә шәһәр һәм районның 22 ветеранына бүләкләр тапшырдылар. Ветераннарыбыз хөрмәтенә әйтелгән рәхмәт сүзләре, изге теләкләр. Күрсәткән игътибары һәм хөрмәте өчен ветераннар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International