Үзизоляциягә карамастан, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеклы үзәге психологлары, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
7 нче майда, ватсаппның әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган социаль челтәр төркемендә турыдан-туры трансляциядә бөек бәйрәм-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чираттагы төркем дәресе узды. Ел саен без геройларыбызның батырлыгын данлыйбыз. Балаларга, һичшиксез, 1945 елның 9 маенда булган бөек вакыйга турында сөйләргә кирәк.
Дәрес “Җиңү салюты” дигән исем астында узды, аны үзәк психологы оештырды
“Развивайка” клубының төп эшчәнлеге - мөмкинлекләре чикле балаларның тормыш сыйфатын күтәрү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне уртак вакыт белән гармонияләштерү.
Дәрес арт терапия ысулы ярдәмендә узды. Пластилин белән эшләгәндә вак моторика үсә, камилләштерелә, хәрәкәтләрнең гомуми координациясе, баланың иҗади сәләте, хәтер, игътибар, кабул итү, шулай ук сөйләм үсеше камилләшә.
Пластилин ярдәмендә балалар Җиңү көнен матур төсләр белән салютлар рәвешендә сурәтләделәр. Хәтта үзизоляцияләү режимында булганда да без Җиңү шатлыгын бердәм бәйрәм итә алдык!