Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында. Җиңү көненә багышланган чара.

2020 елның 9 мае, шимбә

09.05.2020 ел,шимбэ. Язлар җитә, язлар... Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 75 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер. Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда санаулы булып тора. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре- үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр, Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән? Бүген без картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән дәүләтебезнең, халкыбызның  Боек Ватан сугышында жиңу яулаган конен билгеләп үттек. Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар коче белән эзерләнгән бик матур концерт булды. Сугышта башын салган бабайларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Ә аннары инде бергәләп солдат боткасы белән сыйландык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International