Сезнең алда баш иябез, ветераннар! Бөек Җиңүгә 75 ел. Безнең ил күптән яраларны дәвалады.. Һәркем үз юлын узды. Һәркем Җиңү көнен якынайтты. Тыл хезмәтчәннәре дә үз өлешләрен керттеләр. Хатын-кызлар, картлар һәм балалар тылдагы барлык авырлыкны үзләренең җилкәләренә күтәрделәр.
Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике тыл хезмәтчәне: Шиһабиев Нургали Гайфетдин улы һәм Бариева Миңсылу Шиһап кызы яши. Бөек Җиңү көне белән аларны учреждение хезмәткәрләре котлады һәм аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович исеменнән открыткалар һәм бүләкләр тапшырды.
Тыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм аларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр.