2020 елның 8 маенда – Бөек Җиңү көне алдыннан - Бәтке авылының «Росток Победы» отряды волонтерлары һәм Тукай районының “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы ветераннарны котладылар, Георгий тасмалары тапшырдылар.
«Без һәрвакыт бу Бөек Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен истә тотачакбыз, җиңүчеләребезгә бик зур рәхмәт һәм Дан! Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!» - диделәр волонтерлар, ветераннарга рәхмәт әйтеп.
Ветераннар үзләре дә котлаулар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, хатирәләр һәм хис – кичерешләре белән уртаклаштылар.