Җиңү Көнендә бөтен ил буенча сугыш ветераннарын котлыйлар. Алар арасында картлар йортында яшәүчеләр дә бар. Бөек бәйрәм алдыннан Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән тәбрикләргә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Дәүләтшин Фердинат Мидхәтович,аның урынбасары Җамалетдинов Габдерәшид Мөдәрис улы , Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы, мәдәният бүлеге җитәкчесе Минхәерова Рузилә Рәхмәтулла кызы, шулай ук мәдәният бүлеге хезмәткәрләре килделәр. Бу көнне иң җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре тыл хезмәтчәннәренә яңгырады. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан матур концерт оештырылды, соңыннан район башлыгы исеменнән тыл хезмәтчәннәре өчен бүләк пакетлар тапшырылды. Барлык чара интернат-йорт территориясеннән читтә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм Роспотребнадзор таләпләрен бозмыйча узды. Барлык хезмәт күрсәтүче персонал, интернат – йортында яшәүчеләр , шулай ук кунаклар перчаткаларда һәм саклагыч битлекләрдә булдылар.