9 май якынлаша һәм һәркем сугыш ветераннарына «РӘХМӘТ» әйтү өчен бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан #Өйдә Хәтер Бакчасы акциясе кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 42 хезмәткәренең гаиләсе агач һәм куаклар утырттылар. Шулай итеп, безгә тыныч күк йөзе яулаган өлкән буынга рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерелде.