Һәр елны 9 Майда без илебез тарихында мөһим датаны-Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бөек Ватан сугышында Җиңү- халыкның батырлыгы. Бу «күз яшьле бәйрәм» күпләр өчен елның төп бәйрәме булып тора.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, быел Җәлил интернат-йортына тыл ветераннарын беркем дә котлый алмады. Шулай да, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Бүгенге көндә интернатта 5 тыл ветераны яши - алар-Филатова И.Г., Гыйздетдинов Фартдин Г., Маннанова Миннеәнисә.- Заһирова Марзия М., Парамонова Екатерина Я. бүген без аларны игътибар белән искә алдык, җырлар, шигырьләр сөйләдек. Ә алар сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Кешеләр Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотарлар, бу көн алдыннан гына түгел, ә ел дәвамында, мөмкин булганча, аларга тормышта ярдәм итәрләр, дип ышанабыз. Барыгызга да үз республикабызның игелекле кешеләре һәм патриотлары булып калуларын телибез.
Рәхмәт, ветераннар, сезнең батырлыгыгыз өчен! Зур Зәңгәр күкле тынычлык өчен рәхмәт. Ватаныбызның киңлекләре өчен рәхмәт. Үз кулларыгыз белән безнең өчен дошманга каршы торуыгыз өчен рәхмәт. Озак һәм озын еллар яшәгез, зирәклегегез белән уртаклашыгыз һәм яшьләрне һәрвакыт гадел, патриотик, кыю һәм гадел булырга өйрәтегез. Сезгә сәламәтлек һәм якты көннәр телим!