Мамадыш районының "Забота" үзәгендә Гарденотерапия психоэмоциональ реабилитациячаралары буенча

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Гарденотерапия-психоэмоциональ реабилитациянең аерым юнәлеше.Аны арт-терапия һәм башка популяр релаксация ысуллары белән бер рәткә куярга мөмкин. Өлкәннәр үсемлекләрне бик теләп карыйлар, бу шөгыль аларга тормыш тәҗрибәсен кулланырга, үзләрендә яңа иҗади потенциалны ачарга, димәк, тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

     Гаффарова Кадрия 2011 елдан бирле Мамадыш муниципаль районының «Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенен өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә тора.   Социаль хезмәткәр Фирдәвес Фатыйхова белән бергә чәчәкләр үстерү белән күптән түгел генә мавыга башлады. Яңа хобби үз җимешләрен бирә — Кадрия Кәрим кызының бакчасы «чәчәк ата», ул үзе дә «җанланып» китте. «  Бөтен мәхәббәтемне һәм кайгыртуны яраткан чәчәкләргә бирәм, алар миңа үз матурлыгы белән рәхмәт белдерәләр", — дип сөйли пенсионер.

   «Гарденотерапия» инновацион технологиясе өлкәннәр һәм инвалидлар арасында көннән-көн күбрәк матурлык сөючеләрне таба. Ә социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга чәчәк фондын киңәйтү белән ярдәм итәргә һәрвакыт шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International