Клавдия Павловна Мишкина 1928 елның 8 мартында Чирмешән районының Лагерка авылында туа. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Әтисе фронтка китә, биш баладан торган гаилә әнисе кулына кала. Клавдия Павловнага укуны ташлап, олы яшьтәгеләр белән беррәттән колхозда эшләргә туры килә. Башта ул фермада эшли, аннан вербовка белән Горький шәһәренә, торф чыгаруга китә. Туган якларына ике елдан соң гына әйләнеп кайтырга туры килә. 1953 елда Клавдия Павловна Прокопьев Николайга кияүгә чыга һәм алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Клавдия Павловна гомер буе туган авылында-колхозда эшли.