Яңа Чишмә картлар йортында бәйрәм чаралары

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча бәйрәм чараларына әзерлек бара, алар үз эченә күргәзмә, мәдәни-агарту проектлары, мемориаль акцияләр, концерт программалары циклларын ала.

           Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да читтә калмаячак. Интернат белгечләре тарафыннан Җиңү көненә багышланган чаралар планлаштырылган. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары Татарстан Республикасы Президенты һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары алдылар. Шулай ук ветераннарга район исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырылды. Ветераннар белән әңгәмәләр үткәрелде. Тыл хезмәтчәннәре авыр сугыш елларын күз яшьләре белән искә алдылар, җитәкчелеккә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен алар бик рәхмәтле.

            Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Безнең кадерле ветеран» дигән стенд, «Бөек Җиңү бәйрәме»  почмагы булдырылды.

         Интернат – йортта һәр көнне балачактан таныш сугыш еллары җырлары яңгырый, сугыш турында китаплар тыңлана. Бу җырлар һәм тарихлар рухландыра, аларның батырлыклары һәм бурычларына тугрылык турында искә төшерә.

           Бөек Җиңү, аның геройлары турындагы истәлек безне берләштерә.

Интернат-йортта яшәүчеләр белән бергә изоляциядә калган хезмәткәрләр Жиңүнең 75 еллыгына багышлап шигырь укыдылар, җыр җырладылар һәм инстаграм – социаль челтәрендә   урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International