Тылсымлы тәҗрибәләр

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Үзизоляциягә карамастан, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеклы  үзәге психологлары, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

6 нче майда, ватсаппның әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган социаль челтәр төркемендә турыдан-туры трансляциядә  чираттагы төркем дәресе узды. Дәрес “Тылсымлы тәҗрибәләр” дигән исем астында узды, аны үзәк психологы оештырды.

 “Развивайка” клубының төп эшчәнлеге - мөмкинлекләре чикле балаларның тормыш сыйфатын күтәрү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне уртак вакыт белән гармонияләштерү.

“Үзенчәлекле” балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техника кулланалар. Арт-терапия стрессларны һәм куркуларны кисәтү һәм җиңү буенча танылган методлар арасында беренче урынны алып тора, коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, игътибарны, сөйләмне, моториканы үстерергә ярдәм итә.

Балалар әти-әниләре белән берлектә, салфеткалар, кәгазь сөлгеләр, су һәм фломастерлар кулланып, кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр. Соңыннан аларның рәсемнәре иҗади “картиналарга” әверелде. Әлеге чара вакытында, читтән торып аралашуга карамастан, һәркемне иҗади процесс  берләштереп, гомуми эмоциональ фон, гаилә эчендәге бердәмлек артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International