Рәсем ясау -файдалы шөгыль. Кагыйдә буларак, нәниләр теләсә кайсы яшьтә рәсем ясарга яраталар, бигрәк тә, урамга чыгарга ярамаган һәм әби-бабайлар янына кунакка бара алмаган үз-үзеңне изоляцияләү чорында.
Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни+бәби» клубында социаль хезмәт алучылар белән «Күңелле битләр» дигән онлайн дәрес үткәрде.
Онлайн дәрескә балалар янына кунакка мультик геройлары: Коржик, Компот, һәм Карамелька килде. Коржик рәсем ясарга тәкъдим итте, әмма Компот юлда кисточкалар югалган дип белдерде. Ә үтә җеткер Карамелька килеп туган хәлдән чыгу юлын таба алды һәм чәнечке белән рәсем ясарга тәкъдим итте. Яшь рәссамнар чәнечке белән рәсем ясау техникасында үз эшләрен күрсәтер алдыннан, социаль педагог сабыйларны чәнечке белән турыдан-туры, ә аннары кәгазьдә дулкынлы линияләр ясарга өйрәтте. Әти-әниләрне исә фантазияне күрсәтергә һәм креатив иҗат вакытында үз балаларына ярдәм итәргә чакырды, ләкин шул ук вакытта куркынычсызлык техникасын үтәргә һәм чәнечкенең яшь рәссам - тикшеренүче авызына эләкмәвен сизеп торырга чакырды.
Онлайн очрашу ахырында балалар бер-берсе белән мактандылар. Ата-аналар педагогка кызыклы һәм файдалы дәрес өчен рәхмәт белдерделәр. Чөнки мондый рәсемнәр сабыйда иҗади фикерләүне һәм фантазияне үстерә. Шулай ук алар өйдә үзизоляциядә утырганда, бу кызыклы һәм мавыктыргыч рәсем ысулы белән файдаланачаклар дип ышандырдылар.