“Бөек Җиңү көнен олылыйбыз” Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән “Бөек Җиңү көнен олылыйбыз” - дигән темага шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Чара тәрбияләнүчеләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт, героик гамәлләр мисалында үз илең өчен горурлык хисе формалаштыру максатыннан үткәрелде һәм түбәндәге бурычлар билгеләнде: - балаларның Бөек Ватан сугышы, аның сакчылары, Геройлары һәм аларның батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү; - Ватаныбызның үткәненә  чын – чынлап кызыксыну уятырга, дошманны тар – мар итүгә, массакүләм хәрби һәм хезмәт батырлыгына гади кешеләр нинди өлеш керткәнне күрсәтергә; - Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, ветераннарга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Безнең тәрбияләнүчеләр шигырь укучылар бәйгесенә җитди әзерләнделәр. Сугыш чорының куркыныч елларын, газапларын шигырьләрдә җиткерергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International