«Теплый дом» приютына хәйрия ярдәме күрсәтелде

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

22 апрельдан «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты»  яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуга юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимында.

Тәрбияләнүчеләрне һәм хезмәткәрләрне туклану белән тәэмин итү өчен, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы М.Р. Гафаровтан азык-төлек товарлары белән ярдәм күрсәтелде. Мондый ярдәмгә учреждениедә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бергә үткәрүче хезмәткәрләр һәм балалар шат иде.

Учреждениенең хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә битараф булмаган мөнәсәбәтләре өчен Чүпрәле районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаровка зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International