Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларга һәм социаль хезмәт алучылары булган гаиләләргә 3 яшькә кадәрге балага түләүләр турында консультациләр бирәләр. Һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдә калырга кирәклеге турында искәртәләр. Бу чаралар телефон аша видео шалтырату ярдәмендә үткәрелә.