01.05.2020 ел, җомга. Ниһаять язның иң якты һәм иң яраткан айларының берсе - май ае җитте. Җир инде тулысынча җылынды һәм үсемлекләр үсүгә әзер. Кояш көн дәвамында һәр агач һәм куакны җылыта. Менә бүген дә һава торышы безне җылы кояшлы көне белән сөендерде. Без социаль хезмәт алучылар белән табигать кочагында китап уку буенча шөгыль үткәрдек, май ае турында рус шагыйрьләренең шигырьләрен укыдык..jpg)