2020 нче елның 30 нчы апрелендә «Югары Утар акылга зәгыйфь булган
балалар йорты» тәрбиячесе Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Габдулла Тукай
китаплары буенча сәяхәт» темасына шөгыль үткәрде.
Максат: Г.Тукайның иҗаты турында белемнәрне арттыру.
Г.Тукайның шигырьләре балаларның куңелендә тәрбияви хисләр уята.
Әкиятләренең эчтәлегенә укыган саен ныграк төшенәсең, аның мавыктыргыч,
нәниләр күңеленә хуш килә торган икәненә ошанасың.
Әдипнең әсәрләре һәрчак яхшыга гына өнди, акыллы, тапкыр булырга киңәш
бирә, авыр вакытта югалып калмаска, нык игътиярлы, батыр йөрәкле булырга
өйрәтә.
Ничә буын инде аның шигырьләрен ятлап үсә, үскәчтә ул шигырьләрнең яңа
мәгънәсе ачыла, ул шигырьләрдән өзекләр көндәлек тормышта ,балалар
тәрбияләгәндә тел очыннан кош кебек очып чыгалар.
Бүген тәрбияче апалары балаларны Г.Тукайның китапларына сәяхәткә алып
кереп китте. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен кызыксынып
тыңладылар, сүрәтләрен карадылар.
Сәяхәт ахырында балалар үзләренең яраткан геройларын ак кәгазь битләренә
төшерделәр. Бу шөгыль балаларның күңеленә хуш килде.