«Чын күңелдән» хәйрия акциясе

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

    15 елдан артык шәхси эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Чын күңелдән» хәйрия акциясе оештырдылар. Короновирус таралуга юл куймау сәбәпле, Закировлар әлеге категориядәге 162 балага азык-төлек пакетлары таратырга булдылар. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре азык-төлек таратуны авыл җирлекләре җитәкчеләре аша оештырдылар. Күп гаиләләрдән балаларга шатлык алып килгәннәре  өчен рәхмәт шалтыратулары  килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International