Игелекле эш башкарырга теләгән кеше һәрвакыт үз теләген тормышка ашырырга юл таба. Күптән түгел районның социаль яклау бүлегенә билгесез булып калырга теләгән һәм аз керемле өлкәннәргә ярдәм итәргә теләк белдергән ир-ат мөрәҗәгать итте.
Районыбызның 4 өлкәне билгесез кеше исеменнән акчалата ярдәм алдылар, ярдәм бирүчегә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм Рамазан аенда аның хөрмәтенә дога кылдылар.