Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен төзү өчен төп шарт - гаиләнең җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган Кереме.Гаиләне социаль адаптацияләү программасына керә торган чаралар: эшкә урнашу, яңадан укыту, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем бирү, шулай ук стажировка узу, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлек оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итүче башка чаралар.
Бүгенге көндә әлеге ярдәмнән 15 гаилә уңышлы файдаланды. Аларның 6сы– эш белән тәэмин итү, 2се - үзмәшгульлек, 7се – авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларны тормышка ашыру.
Социаль контракт төзү өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.