Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» проекты кысаларында «Тормыш бите» циклы

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Петрова Татьяна Григорьевна, кыз  чагында  Елисеева, 1915 елның  1 гыйнварында Татарстан АССРның  Яңа Писмән районы  Сходнево-Чертанла авылында туа. Мәктәптә 3 сыйныф тәмамлый. Колхозда  ул чордагы күп кенә балалар кебек үк иртә еллардан эшли башлый.

      Аның ире, Петров Василий Яковлевич, Яңа Писмән районының Ивановка авылында 1911 елда туган. 8 сыйныфны тәмамлый, мәктәпне тәмамлаганнан соң тарих укытучысы булып эшли. Алар 1940 елның декабрендә өйләнешәләр, ә 1941 елның августында ирен фронтка алалар.

     Сержант исемендә хезмәт итә, политрук ярдәмчесе була. Фронттан хатынына һәм улына хатлар һәм фоторәсемнәр җибәргән, алар әле дә нәсел-нәсәп булып саклана, буыннан-буынга тапшырыла. 1942 елның февралендә җитди яралана, Кисловодск шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Ул сугыштан кайтмый, 1943 елда Днепропетров өлкәсенең, Веселое авылы янында һәлак була. Аларның батальоны  400 кешедең, икесе исән калган. Ул 1941 елның декабрендә туган улын күрми дә. Һәлак булган солдатларның җәсәдләрен җирле халык җыйды һәм туганнар каберлегендә җирләделәр.

    Татьяна Григорьевна сугыш елларында колхозда эшли, ялгызы гына вафат булган ире хөрмәтенә аталган улын үстерә. Алар икәүләп сугыш еллары авырлыкларын кичерәләр. Кияүгә ул бүтән чыкмаган да, сугыш фаҗигале төстә өзелгән, Васяны оныта алмаган.…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International