Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган Хәтер һәм Дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 2020 нче елның 30 нчы апрелендә 9 балигъ булмаган бала белән тыл хезмәтчәннәре өчен открыткалар ясау буенча «Истә. Горурланабыз» дип аталган мастер - класс үткәрде. Максат: иҗат сәләтләрен үстерү һәм үз Ватаныңа патриотик хисләр тәрбияләү.
Онлайн-очрашу башында социаль педагог балалар белән Җиңү көне турында сөйләште: "Нәрсә ул бәйрәм? Туганнарның кайсысы сугышта булган? Кайда һәм кем булып хезмәт иткән? Аның бүләкләре бармы? Тыл хезмәтчәне кем? Ул фронтка нәрсә белән ярдәм итә ала? Соңыннан балаларга исән калган туганнарына - җиңүчеләргә үз куллары белән бүләк ясарга тәкъдим ителде. Балаларга тәкъдим бик ошады һәм алар бик теләп эшкә тотындылар. Онлайн-мастер-класста катнашучылар Георгий тасмасын ясадылар һәм буядылар, кәгазьдән яфраклар кистеләр, чәчәкләр җыйдылар һәм котлау открыткалары ясадылар.
Иҗади процесс барышында балалар сугыш темасына үз фикерләре белән уртаклаштылар, һәм барысы да бертавыштан бу көннәр беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да истә тотарга кирәк дигән фикерләрен белдерделәр.