«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләргә COVID-19 турында сөйләделәр

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә COVID-19 яңа коронавирус йогышы һәм саклык чаралары турында җентекләп сөйләделәр. Шәфкать туташы балаларга авыр вакытта кешеләргә ярдәм итә торган табиблар, волонтерлар, коронавирусны җиңү өчен төрле тикшеренүләр үткәрә торган галим-вирусологлар турында сөйләде. Аерым игътибар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга бирелде. «Иң яхшы ысулы - еш кына кул юу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару», - дип киңәш итте шәфкать туташы Комарова Ольга Михайловна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International